Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илгиз Зәйниев: Татар спектакльләренә билетлар авыр сатыла
Татарстан театрларында билет бәяләре күпме тора, һәм алга таба ни көтелә? «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев татарча спектакльләргә билетларның бик авыр сатылуын әйтә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Театр җитәкчесе буларак әйтә алам: татар спектакльләренә билетлар авыр сатыла. Нәрсә генә уйлап чыгарып карамыйбыз!
Минем «Әкият» театрында бишенче сезоным. Татар төркемен яшәтү өчен, алар белән махсус өлкәннәр спектакльләре куя башладым: «Әлфия», «Әлдермештән Әлмәндәр», «Шүрәле» балеты буенча спектакль, «Адәмнәр», «Камал комедияләре»... Чөнки татар төркеме бетү дәрәҗәсенә җитә иде.
Милли республикалардагы курчак театрларында ике труппа – рус һәм милли телдәге труппа булган. Хәзер милли телдәгесе витрина буларак кына кулланыла – әйтик, чувашча чыгарып, бер тапкыр чувашча уйныйлар да, русча уйный башлыйлар. Ә без милли труппаны яшәтәбез, мин анда булганда яшәтербез. Залда 2 кеше утырса да уйнаячакбыз...
Хәзер «бэби-театр» дигән әйбер бар. Ул – 6 айдан башлап әле сөйләшә дә белмәгән балалар өчен. Безнең репертуарда 4-5 шундый спектакль бар. Аның әлләни сюжеты да юк. Бер «бэби-спектакль»не ике телдә чыгарган идек. Русчасы сатыла, татарчасы – юк. Ул безнең менталилет шундый: «6 айлык бала нәрсә аңласын әле, акча әрәм итеп йөрергә», – диләр», ди ул.
Татарстан театрларындагы билет бәяләрен «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова тикшерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз