Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илгиз Зәйниев: «Татар-информ» интернет мәйданында үзенең аудиториясен яулап алды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын 6 июньдә билгеләп үтәчәк туган көне белән котлады һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында тоткан роле турында әйтте.
«Татар-информ» бүгенге чорда зур роль уйнап тора. Электрон матбугат чарасы буларак, ул интернет мәйданында үзенең аудиториясен яулап алды. «Татар-информ» эше нәтиҗәсендә, мәгълүматның халыкка барып җитү тизлеге арта бара. Бу өлкәдә профессионаллар эшләве күренеп тора», – диде Илгиз Зәйниев.
Аның фикеренчә, «Татар-информ»да эшләү зур дәрәҗә һәм бик зур җаваплылык та. «Беренче чиратта, халыкка нәрсә җиткерү дигәнне күздә тотканда, зур җаваплылык. Ялган, ялгыш мәгълүмат булмасын, халыкка файдалы хәбәрләр барып ирешсен дип тырышалар, әлеге эшчәнлекне профессиональ алып баралар дип әйтер идем. Киләчәктә дә безнең хезмәттәшлек дәвам итсен, агентлык эше озын гомерле булсын!» – дип теләде Камал театрының сәнгать җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз