Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илгиз Зәйниев татар драматургиясе классикасын күптомлыкка туплап чыгарырга тәкъдим итте
«Әкият» театрының сәнгать җитәкчесе, драматург Илгиз Зәйниев татар драматургиясенең классик әсәрләрен күптомлык басмага туплап чыгарырга тәкъдим итте.
«Без классикабызны сакларга тиеш. Ләкин бүгенге көнгә кадәр татар драматургиясенең классик әсәрләрен җыйган басма юк. Безнең әдәбиятның һәм мәдәниятнең шушы катламын саклау өчен татар драматургиясенең күптомлыгын чыгарасы иде. Бу зур эш булыр иде», – диде ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында ясаган чыгышында.
Илгиз Зәйниев моны бүләк форматындагы кыйммәтле китап итеп кенә түгел, юка форматта да арзан бәягә алып була торган итеп тә чыгару кирәклеген искәртте.
Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Утырышның темасы – мәдәният тармагының өстенлекле юнәлеше буларак патриотик тәрбия.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз