news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Зәйниев Россия Театр әһелләре берлеге секретариатына сайланган

Илгиз Зәйниев Россия Театр әһелләре берлеге секретариатына сайланган
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, режиссер, драматург Илгиз Зәйниев РФ Театр әһелләре берлеге секретариатына сайланган. Секретариат әгъзалары исемлеге Берлекнең рәсми сайтында урнаштырылган.

Секретариатка РФ Театр әһелләре берлегенең Идел буе федераль округы бүлекчәләреннән өч кеше кертелгән. Болар: Берлекнең Самара бүлеге рәисе, Самараның Горький исемендәге академтеатр актеры Владимир Гальченко, Берлекнең Түбән Новгород бүлеге рәисе, Түбән Новгородның Горький исемендәге академтеатр актеры Сергей Кабайло һәм «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, режиссер Илгиз Зәйниев.

4 декабрь көнне Россия Федерациясе Театр әһелләре берлегенең чираттан тыш IХ (XXIII) съезды узды. Анда Олег Табаков театры сәнгать җитәкчесе, Россиянең халык артисты Владимир Машков Берлекнең яңа рәисе итеп сайланды. Машков оешма белән 30 елга якын җитәкчелек иткән Александр Калягинны алмаштырды.

Берлек рәисенең рәистәше итеп Мария театрының һәм Большой театрның генераль директоры Валерий Гергиев сайланды.

Чираттан тыш съездда Татарстаннан ТР Театр әһелләре берлеге рәисе, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Казан ТЮЗының баш режиссеры Родион Букаев, Чаллы театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов, Качалов театрының башкаручы директоры, сәнгать җитәкчесенең ярдәмчесе Диләрә Хөсәенова һәм Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты директоры Эльмира Фәтхуллина катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100