news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Зәйниев: Популярлык артыннан куып, без төп бурычыбызны онытабыз

Кариев театры декабрьдә узасы «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленең киләчәге турында яздан ук уйлана башлады. Кариев театрына якын театраль җәмәгатьчелек фестиваль турында сөйләшү өчен җыелды. Чарада катнашкан Камал театры директоры, «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе, режиссер, драматург Илгиз Зәйниев тә үз фикерләре белән уртаклашты.

Илгиз Зәйниев: Популярлык артыннан куып, без төп бурычыбызны онытабыз
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Фестиваль башланганда, бездә яшь режиссерлар юк иде. Бу демография белән дә бәйле – безнең буын бар, бездән алдарак булган буында әдәбиятта да, сәнгатьтә дә кеше юк. Карагыз: алтмыштагылар бар, кырыктагылар бар, ә илледәгеләр – юк. Без күп булгач, табигый сайланыш аша да иҗатта калучылар бар. Ул вакытта яшьләрне театрга кертмәгәннәр, дип уйламагыз – шуңа әйтүем.

«Һөнәр» фестивале яшь татар режиссурасы дип башланган иде. Фестивальгә бар булганын җыйдылар – безнең курсташларның диплом спектакльләре, Нәфисә Исмәгыйлева һәм Булат Бәдриев бар иде. Барысы да бер чама эшләр иде. Беренче фестивальдә мин Эмиль Талипов спектаклендә («Зөбәйдә – адәм баласы») актер буларак катнаштым. Икенчесендә – режиссер буларак.

Ул вакыттагы максат – спектакльләрнең булуы һәм яшь режиссерларны дөньяна таныту иде, хәзер – саллы фестиваль ясау. Ул вакытта билет сату бурычы да, урамдагы кешеләргә фестиваль барлыгын белгертү максаты да тормады. Ул – театр җәмәгатьчелеге өчен кадерле эчке фестиваль иде. Шамил Закиров исән чагында «татар режиссурасы» атамасы нык торды, гәрчә руслар да катнашса да. Аннары «татар» сүзен алып аттылар. Эш анда түгел.

Миңа калса, ул республика эчендәге фестиваль булырга тиеш, татарча гына димим. Кайчакта гаилә өчен эшләгән эшләр дә була бит инде. Мин яңаны эзләмәс идем, искегә әйләнеп кайтыр идем. Бәлки, бу – популярлык ягыннан зур бонуслар китермәс, ләкин бит кемдер «кара эш»не дә эшләргә тиеш. Популярлык артыннан куып, без төп бурычыбызны онытабыз. Фестивальдә Туфан Имаметдинов, Айдар Җаббаров катнашса, яшьләрне күрмәбез. Анда үзенең беренче, икенче, өченче спектаклен куйган яшьләр катнашсын! Беренчесе начар булса да, булсын – май чүлмәге тышыннан күренә, барыбер – яхшы режиссер күренәчәк. Башлангычка кайтсагыз, бүген рәхмәт ишетмәсәгез дә, тарих сезгә киләчәктә рәхмәт әйтәчәк. Кайдандыр хедлайнерлар чакырырга мөмкин. Әмма бөтен илне колачлап эшләргә кирәкме? Үзебез турында уйлыйк», – ди ул.

Кариев театрына якын театраль җәмәгатьчелекнең фестиваль турында сөйләшү мәйданчыгында яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100