news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Зәйниев курчаклар белән Камалның «Беренче театр»ын һәм «Банкрот»ын чыгара

Илгиз Зәйниев курчаклар белән Камалның «Беренче театр»ын һәм «Банкрот»ын чыгара
"Әкият" курчак театрының матбугат үзәге

«Әкият» татар дәүләт театры 90нчы юбилей сезонын Галиәсгар «Камал комедияләре» белән ача. Беренче тамашачылар спектакльне 28 сентябрьдә карый ала.

«Камал комедияләре» дип аталган бер спектакль ике легендар пьесаны - «Беренче театр» һәм «Банкрот»ны берләштергән. Әлеге ике пьесаны татар кешесенең театрга булган мәхәббәте, татар табигатенең уйнарга атлыгып торуы берләштерә», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Спектакльнең режиссеры – Илгиз Зәйниев, куючы рәссам – Екатерина Спиридонова, композитор – Марат Әхмәтшин.

«Театрда күптән татар комедия куясым килә иде. Без аны перчаткалы курчаклар белән куйдык. Театр репертуарында мондый курчаклар күптән булмаган. Гади тоелса да, аларның мөмкинлекләре зур», ди режиссер Илгиз Зәйниев.

Спектакль 2 сәгать бара. Яшь чикләре 12+. Рус теленә синхрон тәрҗемә бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100