news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илгиз Зәйниев куйган «Анам кыры» спектакле «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва кыла

Илгиз Зәйниев куйган «Анам кыры» спектакле «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва кыла
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Әкият» курчак театрында Илгиз Зәйниевнең Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган «Материнское поле»/«Анам кыры» спектакле «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итә. Исемлек «Алтын битлек» театр премиясенең рәсми чыганакларында урын алган.

Бу Татарстан театрларыннан номинантлар арасына кергән бердәнбер спектакль.

  • «Дипломантлар» исемлегендә Татарстаннан ике спектакль бар – М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының «Кармен» һәм «Лебединое озеро» спектакльләре.
  • Оештыручылар хәбәр итүенчә, 454 театрдан барлыгы 789 әсәр тәкъдим ителеп, 671е бәйгедә катнашкан.
  • «Анам кыры» – театрның үткән сезондагы беренче премьерасы иде.
  • «Анам кыры» - совет халкының гимнына тиң әсәр, гаиләләр һәм хатын-кызлар тарихы. Сугышта ирен һәм өч улын югалткан Толгоной кырга чыгып Җир-анага кайгысын сөйли, хатирәләр белән уртаклаша, үзен борчыган сорауларны куя», – дип билгеләп үтә матбугат үзәге.
  • Спектакльне театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән. Куючы рәссам – Сергей Рябинин. Композитор – Миләүшә Хәйруллина. Яктыртучы рәссам - Михаил Кирильцев.
  • «Әкият» курчак театрында Илгиз Зәйниев куйган «Авиатор» курчак спектакле өч номинациядә «Алтын битлек»кә ия булган иде.
news_right_1
news_right_2
news_bot