news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илгиз Зәйниев: Казанда Гафури театрының тамашачысы бар һәм аларны сагынып көтәләр

Илгиз Зәйниев: Казанда Гафури театрының тамашачысы бар һәм аларны сагынып көтәләр
фото: © Салават Камалетдинов

Гафури театры Казан гастрольләрен үзенең «Бөйрәкәй» премьерасы белән 10 ноябрьдә башлап җибәрә һәм алар 16 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Бу вакытта Камал театры Уфада гастрольләрдә булачак.

«Бу көтелгән гастрольләр – сез дә озак килмәдегез, без дә озак бара алмадык. Мин сезне бик дулкынланып көтәм. Сезнең «Бөйрәкәй», «Ай тотылган төндә» спектакльләрен көтәм», – диде Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Гафури театры гастрольләренә багышланган матбугат конференциясендә.

«Гафури театры белән Камал театрының дуслыгы элек-электән килгән. Без шушы традициянең дәвам итүе белән бәхетле. Без Гафури театрына безнең бинада уңышлы гастрольләр телибез. Казанда Гафури театрының тамашачысы бар һәм аларны сагынып көтәләр», – дип кушылды Камал театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев. Ул Гафури театрының гастрольләре уңышлы булсын өчен Камал театрының кулдан килгәннең барысын да эшләячәген вәгъдә итте.

Илгиз Зәйниев Гафури театрының төрки дөньядагы иң көчле театрларның берсе булуын ассызыклады. «Камал театры белән Гафури театры дустанә конкуренциядә бер-берсенә сокланып яшәде», – дип искәртте.

Театрларның дустанә конкуренция темасын Гафури театрының күренекле артисты Хөрмәтулла Үтәшев та дәвам итте. Камал театрының яңа бинасына соклану белдереп, кайчандыр Марсель Сәлимҗановларның Гафури театрының реставрацияләнгән бинасына соклануын искә алды.

«Казанга булган һәр сәфәр иҗади яктан тәҗрибә белән уртаклашу булса, икенче яктан безне яңа сәхнәдә чыгыш ясау бик дулкынландыра. Беренче спектаклебез башкорт классигы Таңчулпан Гарипова әсәре буенча «Бөйрәкәй» драмасы. Бу «Алтын битлек»нең 100 иң яхшы спектакле исемлегенә керде», – диде Гафури театры артисты Римма Каһарманова.

Театр шулай ук, Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр», Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр», Олжас Жанайдаровның «Соңгы җәйләх. Джут», Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» һәм башка спектакльләрне алып килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot