news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илгиз Зәйниев Камал театрында «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен куя

Илгиз Зәйниев Камал театрында «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен куя
Фото: © «Татар-информ»

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев драматург Туфан Миңнуллинның легендар моңсу комедиясе - «Әлдермештән Әлмәндәр»не куя. «Репетицияләрне башладым инде», – диде ул «Татар-информ» журналистына.

Илгиз Зәйниев Әлмәндәр роленә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рамил Төхвәтуллинны алган. Әҗәл ролен Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов башкарачак. Искәндәр ролендә – Олег Фазылҗанов.

Спектакльнең премьерасы апрель аенда булыр дип көтелә.

Режиссер әсәрне заманчалаштырырга планлаштырмый.

  • Әлегә вакытта Рамил Төхвәтуллин Бохарада Шиһабетдин Мәрҗани турында фильм төшерә. Фильмның икенче өлеше Татарстанда төшереләчәк.
  • Илгиз Зәйниев «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасын «Әкият» курчак театрында да куйган иде. Ул әле дә театр репертуарында.
news_right_1
news_right_2
news_bot