news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Зәйниев: Камал театры һәммәбездән дә зуррак

Драматург, режиссер, «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Илгиз Зәйниев Камал театры директоры буларак үз фикерләре белән уртаклашты.

Илгиз Зәйниев: Камал театры һәммәбездән дә зуррак
Фото: "Татар-информ", Владимир Васильев, Рамил Гали/архив

- Күчеш чорында әлегә 2 бинага эшләячәкбез, Алла теләсә. Күчеш чорында. Шунда үзебезгә дә, республика җитәкчелегенә дә күренер инде – без үзебез «сөйри алабыз» дип тапсак, республика җитәкчелеге шулай кулайрак дип тапса, мин, әлбәттә, ул бинаның Камал театры бинасы булып калуын теләр идем.

Тукай шигырендә халык турында әйткән кебек: Камал зур ул, киң ул. Биредә ситуация башкачарак. Шулай да аркам белән басарга курыкмыйм. Аркама атырга теләүчеләр табылса да, аларның кулларына шапылдатып сугучы икенчеләр дә җитәрлек булыр, дип саныйм! Мин бу театрда тудым, монда үстем, театр өчен шулай кирәк булып чыкса, монда юк булырга да әзермен, Камал театры һәммәбездән дә зуррак, – ди ул.

Илгиз Зәйниев белән Рузилә Мөхәммәтова әңгәмәсен «Интертат» сайтында укый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100