news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Илгиз Зәйниев иң зур курчак театры фестиваленең «Иң яхшы режиссер эше» призын алды
Скопировать ссылку
"Әкият" курчак театрының матбугат үзәге
Екатеринбургта узган «Петрушка великий» фестивалендә Илгиз Зәйниев «Иң яхшы режиссер эше» номинациясендә җиңү яулады.
Җиңүчеләр бүген фестиваль ябылу тантанасында игълан ителде.

«Әкият» курчак театры фестивальдә Галимҗан Ибраһимов повесте нигезендә куелган «Адәмнәр» спектакле белән катнашты.

- «Петрушка великий» халыкара курчак театры фестивале Екатеринбургта 2002 елдан бирле үткәрелә. Катнашачак спектакльләрне эксперт советы сайлый. Бер программада традицион һәм эксперименталь, балалар һәм зурлар өчен булган әсәрләр туплана. Спектакльләрне жюри бәяли һәм җиңүчеләрне билгели.
- XI «Петрушка великий» халыкара курчак театры фестивалендә Россия, Казахстан һәм Төркия театрлары катнаша.
- «Адәмнәр» – «Әкият» курчак театрының өлкәннәр өчен куелган спектакле. Ул Галимҗан Ибраһимовның шул исемдәге повестена нигезләнеп куелган. Спектакль «Алтын битлек» театр премиясе номинанты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot