news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Зәйниев Болгарда «Кара пулат» операсында шаккатыра торган матурлык вәгъдә итә

Илгиз Зәйниев Болгарда «Кара пулат» операсында шаккатыра торган матурлык вәгъдә итә
Рамил Гали

Илгиз Зәйниев Болгарда ачык һавада күрсәтеләсе «Кара пулат» операсында шаккатыра торган матурлык вәгъдә итә. «Кара пулат» операсын Болгар тарихи-археология комплексына караган Кара пулат уникаль ядкәре фонында 12 һәм 13 августта карап булачак. Башлана 20.00 сәгатьтә.

«Минем режиссер буларак ике вазифам бар иде. Аның берсе – әзер операны ачык һава өчен яраклаштыру. Театрда әйләнә торган сәхнә булып, декорацияләрдә өскә менәргә була иде. Монда без Кара пулатның үзен кулланабыз. Бинаның ике ягында «Г» хәрефе кебек сәхнә төзибез», - дип эш барышы белән таныштырды ул әлеге спектакльнең Болгарда күрсәтелүенә багышланган матбугат конференциясендә.

Илгиз Зәйниев үзенең икенче вазифасын артистларга уенның драма ягыннан ышандырырлык итәргә булышуда күрә. «Аларга җырлау өстенә драма артисты кебек уйнарга да туры килә. Хәлемнән килгән кадәр булышам», - ди ул.

Опера өчен видеолар да яңадан эшләнгән. «Бүген егетләр видеоларны җибәрделәр. Бик эффектлы, шаккатыра торган матурлык», - диде Илгиз Зәйниев. Ул сәхнә зур булгач биюләр өчен «Казан» бию ансамбленнән унике егет өстәлүен дә әйтте.

Open-аir форматын әзерләүчеләр өчен тавышны җилдән саклау юлларын табарга туры килгән. Оркестрны җилдән саклау өчен махсус оркестр чокыры ясалган. «Ачык һавада эшләү бик катлаулы. Безнең белән бик көч техник хезмәт эшли. Музыкантлар өстәлеп, безнең бик көчле оркестр җыелды, хор дә көчәйтелде», - дип кушылды Ильяс Камал.

«Ренат Харис белән 10 ел элек бу опера турында уйланганда без аның изге Болгар җирендә күрсәтелүе турында хыялланган идек. Без моның кыен булачагын аңладык. Ул үз вакытында сәхнәдә куелды. Ләкин 10 елдан соң булса да ул Болгарга барып җитә. Мин барлык оештыручыларга бик рәхмәтле», диде әсәрнең музыка авторы Эльмир Низамов.

Тинчурин театры сәхнәсендә 1 августтан бирле репетицияләр барган. Бу көннәрдә техник төркем Болгарда спектакльнең техник ягын көйләгән. Иртәгә куючы төркем Болгарда репетицияләрен башлый.

  • «Кара пулат» - табигый декорацияләрне күздә тотып ачык һавада күрсәтелә торган беренче татар операсы. Аның либреттосын Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, музыкасын танылган композитор Эльмир Низамов язган. Режиссеры Георгий Ковтун. Хореограф – Фәнис Исмәгыйлев.
  • Трансфер Казан шәһәренең Мәскәү урамы 2 нче йорты яныннан 15.00 сәгатьтә кузгалып китә. Турның бәясе экскурсия булу-булмауга карап 1000 сумнан 1300 сумга кадәр.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100