news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Зәйниев «Алтын битлек» театр премиясенең жюри составына кертелде

Илгиз Зәйниев «Алтын битлек» театр премиясенең жюри составына кертелде

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев «Алтын битлек» театр премиясенең драма һәм курчак театрлары жюриы составына кертелгән.

«Кичә РФ Театр әһелләре берлеге «Алтын битлек» театр премиясенең 2023 елга жюри составын раслады», дип хәбәр итә «Әкият» курчак театрының матбугат үзәге.

  • «Алтын битлек» – Россиянең иң дәрәҗәле театраль премиясе.
  • Быел Татарстаннан бер театраль проект кына «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итә. Ул – «Моң» театрында чыккан «Дөр» хореографик перформансы.
  • «ДӨР» спектакле «Заманча бию/спектакль», «Балет-заманча бию/балетмейстер-хореограф эше» (Мария Нуриева, Марсель Нуриев), «иң яхшы хатын-кыз роле», «иң яхшы ир-ат роле», «музыкаль театрда иң яхшы композитор эше» номинацияләрендә күрсәтелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100