news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илгиз Зәйниев: «Алтын битлек» премиясендә курчак театрлары өчен номинацияләр аз

Илгиз Зәйниев: «Алтын битлек» премиясендә курчак театрлары өчен номинацияләр аз

«Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев Мәскәүнең Сергей Образцов исемендәге Үзәк курчак театры чыгарган «Театр чудес» журналының Казандагы презентациясендә курчак театрларына кагылышлы проблемаларны күтәрде.

Илгиз Зәйниев әлеге проблемаларның берсе итеп курчак театрларына «Алтын битлек» театр премиясенең игътибары җитмәвен саный.

«Безнең Театр әһелләре берлеге белән «Алтын битлек» театр премиясе буенча да эшлисе эшләребез бар. Чөнки әлеге премиядә курчак театрлары өчен номинацияләр бик аз. Нибары дүрт номинация! Әйтерсең лә, курчак театрында икенче план артистлары юк», - диде Илгиз Зәйниев.

Ул шулай ук курчак спектакленең өчен язган композиторларны да аерым билгеләп үтү зарурлыгын әйтте.

«Без бу сораулар буенча да эшләргә тиешбез. Һәрхәлдә, безнең республика бу мәсьәләне күтәреп чыгачак. Безнең ул мөмкинлекләребез бар. Татарстан Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев тә шушы фикердә», – диде режиссер.

Курчак театрларына багышланган «Театр чудес» журналы «Шомбай-fest» курчак театрлары фестивале ачылышында тәкъдим ителде. Журнал белән аның шеф-редакторы, театр белгече Нина Монова таныштырды.

Казанда «Шомбай-fest» курчак театрлары фестивале ачылды. Фестиваль 27 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot