news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илгиз Зәйниев «Әкият» курчак театрында «Авыл эте Акбай» спектаклен чыгара

«Әкият» курчак театрында Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» пьесасы буенча репетицияләр бара. Спектакльнең премьерасы 12 октябрь көнне булачак.

«Бүгенге көндә курчаклар һәм декорацияләр әзерләү тәмамланып килә. Тиздән нәни тамашачыларга юлында күпме каршылыкларга очрап та, һәммәсен җиңеп чыга алган Акбай маҗаралары тәкъдим ителәчәк», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

«Туфан Миңнуллин балалар өчен бик күп кызыклы, гыйбрәтле пьесалар язды. Аның әсәрләрендә бик күп мөһим проблемаларны ачыла һәм алар һәрвакыт актуаль», дигән спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйниев.

Илгиз Зәйниев белән бер командада рәссам Екатерина Спиридонова, композитор Марат Әхмәтшин эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot