news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илгиз Зәйниев: «Әкият» курчак театрына «академик» статусы бирелү театрга хөрмәт билгесе

Илгиз Зәйниев: «Әкият» курчак театрына «академик» статусы бирелү театрга хөрмәт билгесе
фото: Салават Камалетдинов, Михаил Захаров/архив

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев театрга «академик» статусы бирелүне дәүләт җитәкчеләренең театрны хөрмәт итүләре дип билгеләп үтте.

«Эшебезне күрәләр, югары бәялиләр, бу инде ипиебезне юкка ашамыйбыз дигән сүз. Республиканың югары данына тап төшермибез, димәк», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Илгиз Зәйниев театрга мондый исем бирелүнең Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдиме булуын әйтте.

«Бу инде театрның 90 еллык фидакарь хезмәте, 90 еллык дәрәҗәсе нәтиҗәсе», - диде театрының сәнгать җитәкчесе.

  • Быел «Әкият» татар дәүләт курчак театры 90 еллык юбилеен билгеләп узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot