Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илгиз Зәйни еллык юллама турында: Максатлар һәм бурычлар төгәл әйтелде
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Әкият» курчак театры директоры, режиссер Илгиз Зәйни Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның 2025 елга Дәүләт Советына еллык юлламасы турында фикере белән уртаклашты.
«Максатлар һәм бурычлар төгәл әйтелде, барыбызга да үз юнәлешендә актив эшләргә кирәк. Куйган максатларның башкару юлларын, җайларын табарга», – дип белдерде режиссер.
«Бер юнәлешне дә аерып әйтә алмыйм. Җәмгыять өчен әлеге юнәлешләр барысы да бик мөһим. Рөстәм Нургалиевич берсен дә читләтеп үтмәде, барысын да атады, аерым игътибар бирде», – диде Илгиз Зәйни.
Режиссер шулай ук республикада театрларга бирелгән игътибар дәрәҗәсенең югарылыгын искәртте, җитәкчелеккә рәхмәт белдерде.
«Россия буенча күп йөрергә туры килә, ләкин төгәл әйтә алам, бездәге кебек театрларга игътибар беркайда да юк. Безгә бары тик үз эшебезне эшләргә генә кирәк. Дәүләт тарафыннан барысы да бирелә, ярдәм күрсәтелә, театрлар төзелә. Безнең театрларга бирелгән игътибар бүтән бер җирдә дә юк», – дип белдерде Илгиз Зәйни.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз