news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илгиз Зәйниевнең “Әлфия” спектаклендә легендар татар җырчысының 20 җыры яңгырый

Спектакль аша Әлфия Авзалованың язмышын күзалларга мөмкин.

Илгиз Зәйниевнең “Әлфия” спектаклендә легендар татар җырчысының 20 җыры яңгырый
архив

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Илгиз Зәйниевнең “Әлфия” спектаклендә легендар татар җырчысының 20 җыры яңгырый. Бүген “Әкият” курчак театрының баш режиссеры бу театрдагы беренче эшен сәнгать белгечләренә һәм журналистларга тәкъдим итәчәк. “Татар-информ” хәбәрчесе “Әлфия” драмасының премьера алды репетициясендә булды.

“Әлфия” спектакле – күренекле җырчының “Үзем турында” автобиографик китабына нигезләнгән театраль музыкаль күренешләр. Режиссер Илгиз Зәйниев белән музыкаль бизәлеш авторы, композитор Юрий Чаплин Әлфия Авзалова репертуарыннан 20 җырны сайлап алганнар.

Спектакль аша Әлфия Авзалованың язмышын күзалларга мөмкин. Тормыш күренешләренә туры килгән җырлар да сайланган. Күренешләр өчен Әлфия Авзалованың төрле яшьтәге курчаклары ясалган. Сәхнәдә Илһам Шакировның да, җырчының иҗат төркемендәге музыкантларның да курчаклары бар.

Спектакль нигездә өлкәннәр өчен дип билгеләнгән. Ул кичке спектакль буларак күрсәтелә. Яшь чикләре – 12+.

Спектакльнең премьерасы 18 октябрьгә билгеләнгән.

Илгиз Зәйниевның алга таба күренекле татар җырчылары Илһам Шакиров һәм Хәйдәр Бигичевка багышлап шундый ук музыкаль спектакльләр кую теләге бар. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot