news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Зәйниевнең “Борһан йорты” спектакле буенча студентлар фильмы төшерелгән

Татар драматургы әсәрен азәрбайҗан режиссеры Баһрам Османов быел Бакуда “Варислар” исеме белән сәхнәләштергән иде.

Илгиз Зәйниевнең “Борһан йорты” спектакле буенча студентлар фильмы төшерелгән
Рамил Гали/архив

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Азәрбайҗан яшь тамашачы театрында драматург Илгиз Зәйниевнең “Борһан йорты” пьесасы буенча спектакль куелуы турында студентлар фильмы төшерелгән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә автор үзе хәбәр итте.

Әсәрне азәрбайҗан режиссеры Баһрам Османов быел Бакуда “Варислар” исеме белән сәхнәләштерде. Июнь аенда аның премьерасы тәкъдим ителде. Спектакль азәрбайҗан телендә бара. “Драматургның иҗаты белән җентекләп таныштым. Аның бу пьесасы миңа нык тәэсир итте. Биредә авторның төрки булуы да әһәмияткә ия, ул проблемага төрки логика аша якын килгән”, - ди режиссер азәрбайҗан матбугатында.

Спектакль турында 6 минутлык кыска метражлы фильмны Азәрбайҗан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Кино һәм телевидение режиссерлары факультетының III курс студенты Ләйлә Әсәдуллина төшергән. Бу аның курс эше. Фильм https://www.youtube.com каналына урнаштырылган.

Спектакльне пьеса авторы Илгиз Зәйниев әле үзе дә күрмәгән. Ул премьерага чакырулы булса да, бара алмаган. Спектакльне ул әлегә шушы фильмдагы күренешләр аша гына күзаллый.

  • “Борһан йорты” – “Яңа татар пьесасы” конкурсы җиңүчесе. Илгиз Зәйниев “Татар-информ”га биргән интервьюсында үзенең “Борһан йорты” һәм башка җитди әсәрләренең татар сәхнәсендә куелмавына борчылу белдереп: “Үземнең иң яраткан һәм татар драматургиясен алга сөрергә дип язылган әсәрләр ничектер читтә калды”, дигән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100