news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Зәйниев журналистлар тормышына кагылышлы усал комедия куя

Спектакль Камал театрында апрель аенда чыгачак.

Илгиз Зәйниев журналистлар тормышына кагылышлы усал комедия куя
архив/Владимир Васильев

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Илгиз Зәйниев бүгенге көн проблемаларын журналистлар аша яктырткан усал комедия куя. Камал театрында «Өйләнәм.tat» спектакленең репетицияләре башланды.

Пьеса авторы — Илгиз Зәйниев, рәссам — Геннадий Скоморохов, композитор — Эльмир Низамов. Спектакльдә Илдар Хәйруллин, Дания Нуруллина, Илдус Әхмәтҗәнов, Әсхәт Хисмәтов, Илдус Габдрахманов, Фирая Әкбәрова, Искәндәр Хәйруллин, Рамил Вәҗиев, Фәнис Сафин, Ләйсән Рәхимова, Алмаз Сабирҗанов, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Эмиль Талипов, Алсу Каюмова, Фәннүр Мөхәммәтҗанов һәм башкалар катнаша.

«Спектакль журналистика проблемаларына кагылмый. Журналистлар тормышы бөтен өлкәдәге проблемаларны күзалларга мөмкинлек бирә — шуңа алындым. Жанрын усал комедия дип билгеләдем», — ди Илгиз Зәйниев.

Драматург геройларның прототиплары булмавын әйтә. «Кемнәрнедер кемнәргәдер ошатырга мөмкиннәр. Әмма мин беркемне дә махсус язмадым», — ди Илгиз Зәйниев.

Спектакльнең премьерасы 17, 18 һам 19 апрельдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100