news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Зәйниев Тинчурин театрында «Медея» сюжетының татар версиясен чыгара

Беренче тамашачылар драманы 7-8 апрельдә карый алачак.

Илгиз Зәйниев Тинчурин театрында «Медея» сюжетының татар версиясен чыгара
Салават Камалетдинов

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Илгиз Зәйниев Тинчурин театрында дөнья әдәбиятындагы «Медея» сюжетының татар версиясен чыгара. Ул спектакльне үзенең «Мәдинә» пьесасы буенча куя.

Бүген журналистларга булачак спектакльнең ачык репетициясен карау мөмкинлеге тудырылды. Беренче тамашачылар драманы 7-8 апрельдә карый алачак.

«Әсәр нигезендә „Медея“ сюжеты ята, ул дөнья әдәбиятында еш кулланыла. Мин мифны безнең җирлеккә күчереп яздым», — дип әсәр белән таныштырды ул.

«Пьеса ак шигырь белән язылган. Чөнки бу пьесаны язганда мин Камал театрында „Ричард III“ пьесасын куя идем. Бер ел чамасы Шекспир тексты белән эшләп ул ритм эчемдә утыра иде», — дип аңлатты Илгиз Зәйниев.

Илгиз Зәйниев үзен күп театрларның халыкчан комедия куярга чакыруларын әйтте. Тинчурин театры җитәкчелегенә драма куярга мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Үзенең әйтүенчә, «Мәдинә» драмасы Илгиз Зәйниевне яңа яктан ачачак. «Мине Камал театрындагы комедияләрем аша белгән кешеләр шул ук Илгизне күрергә килмәсеннәр иде», — диде ул.

Спектакльнең музыкасын Эльмир Низамов яза. Сценография — Геннадий Скоморохов. Рольләрдә — Резеда Сәлахова, Альбина Гашигуллина, Артем Пискунов, Гөлназ Нәүмәтова, Ирек Хафизов, Салават Хәбибуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100