news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Зәйниев татар иҗат әһелләре турында: Президент диалогка әзер, бездә фикер юк икән

Туган тел көнендә Татарстан Президенты иҗади һәм фәнни татар интеллигенциясе белән очрашты.

Илгиз Зәйниев татар иҗат әһелләре турында: Президент диалогка әзер, бездә фикер юк икән
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев фикеренчә, Татарстан җитәкчелеге иҗади интеллигенция белән диалогка әзер, әмма татар зыялылары ягыннан фикер кытлыгы сизелә. Ул Туган тел көнендә Татарстан Президентының татар иҗат әһелләре белән очрашуыннан шундый нәтиҗәләр белән чыккан.

«Төп уем шул – конкрет тәкъдим булса, республика җитәкчелегенең сөйләшүгә ачык булуын күрдем. Һәр кеше үз әдәбияты һәм үз сәнгате турында түгел, ә татар әдәбият һәм татар сәнгате турында уйлап, бүгенге көн чынбарлыгыннан чыгып фикер йөртсә, конкрет тәкъдим белән чыкса, эш акчага гына терәлеп калмаячак, дәүләт акча таба алачак. Бездә фикер юк», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Безнең өлкәннәр үткәннәр белән яши кебек. Очрашуда һәйкәлләр, әдәбиятны тәрҗемә итү мәсьәләләре күтәрелде. Ә бит китаплар бюджет акчасына гына тәрҗемә ителсә, кибеттә ятарга да мөмкин. Алар чит ил нәшриятларында чыкса иде. Әдәбиятта нәшриятлар белән бәйли торган агент, продюсер кирәк. Ул безнең әдәбиятыбыз белән кызыксындырырга тиеш. Безнең әдәбиятның проблемасы - конкуренция булмауда», - ди Илгиз Зәйниев.

Драматург үзе Татарстан Президентының иҗат әһелләре белән очрашуында чыгыш ясамаган. «Мин күргән проблемаларны хәл итү өчен һәр кешенең үз урынында үз эшен эшләве дә җитәдер кебек», - ди ул.

  • Кичә Туган тел көнендә Татарстан Президенты иҗади һәм фәнни татар интеллигенциясе белән очрашты. Очрашу Илһам Шакиров исемендәге яңа концерт залы ачылыр алдыннан үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100