Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илгиз Зәйниев: Республика башлыгы белән милләтнең хыяллары бер юнәлештә
Драматург, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев Рөстәм Миңнехановның милли мәсьәләләр турындагы язмасына үз фикерен белдерде.
(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Драматург, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев фикеренчә, Рөстәм Миңнеханов милли мәсьәләләр турындагы язмасында милләт белән бер юнәлештә булуын белдерде.
«Безнең барыбызның да күңелендә йөрткән уй-фикерләрне Президентыбыздан да ишетү, әлбәттә, зур өметләр уята. Димәк, республика башлыгы белән милләтнең хыяллары бер юнәлештә. Хәзер шул хыялларны тормышка ашыру өчен һәрберебез үз урынында хәленнән килгәнне эшләргә тиеш», — дип әйтте Илгиз Зәйниев «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.
- Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов матбугатта басылып чыккан мөрәҗәгатендә татар халкының үзаңы, милләт киләчәге турында фикерләрен җиткерде.
Татар зыялылары Татарстан Президенты мөрәҗәгатен уңай кабул иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз