news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Зәйниев: Миңа театрның баш режиссеры роле тапшырылды

"Әкият". курчак театрына баш режиссер тәкъдим ителде.

Илгиз Зәйниев: Миңа театрның баш режиссеры роле тапшырылды
Пресс-служба театра кукол Экият

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Кичә Илгиз Зәйниев "Әкият" курчак театры коллективы белән беренче җыелышын үткәрде. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә театр җитәкчелеге хәбәр итә.

"Без бөтенебез дә рольләрдә. Миңа хәзер шушы театрның баш режиссеры вазифасы тапшырылды", - диде Илгиз Зәйниев коллективка. Ул үзенең театрның иҗади ягы өчен җаваплы булуын әйтеп узды. Спектакльләрне театр режиссеры Рафаэль Таһировның да, чакырылган режиссерларның да чыгарачагын әйтте.

Илгиз Зәйниевның "Әкият" курчак театрындагы беренче эше легендар җырчы Әлфия Авзаловага багышланган "Әлфия" спектакле булачак. Эш бара. Илгиз Зәйниев коллектив алдында театрның юбилеен, "Шомбай фест" фестивален үткәрү торганын ассызыклады.

Хәзерге вакытта театрның рус һәм татар труппалары белән «Җырла, курай!.. Уйна, Шомбай!..” спектакленең репетицияләре бара. Спектакльне Петербургтан чакырылган режиссер Светлана Дорожко чыгара.

Ә Илгиз Зәйниев хәзерге вакытта Казан яшь тамашачы театрында спектакль әзерли. Бу аның "Әкият" курчак театрына баш режиссер итеп билгеләнгәнче башланган эше. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100