news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Зәйниев: Әлмәт шәһәрендә театр җитәкләгән кешегә һәйкәл куярга кирәк

Драматург Илгиз Зәйниев Әлмәт театрының Казан белән бер рәттән Россия театр киңлегендә яшәргә тырышуын әйтте.

Илгиз Зәйниев: Әлмәт шәһәрендә театр җитәкләгән кешегә һәйкәл куярга кирәк
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 8 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев “Татар-информ”га биргән интервьюсында Әлмәт кебек театраль булмаган шәһәрдә дәүләт театры тоту каһарманлык дип санавын әйтте. Илгиз Зәйниев Әлмәт театрының Казан белән бер рәттән Россия театр киңлегендә яшәргә тырышуын билгеләп үтте.

“Театр директоры Фәридә Исмәгыйлевага һәйкәл куярга кирәк. Чөнки Әлмәт, гомумән, театраль шәһәр түгел. Аның тамашачысы театраль түгел. Анда тамашачы җыюның нәрсә икәнен җитәкчеләр генә белә. Алар фестиваль спектакльләрен дә, милли форматтагы спектакльләрне дә бер рәттән алып барырга тырышалар. Ни гаҗәп, ул аларның хәлләреннән килә”, - ди ул.

  • Әлмәт театрының үткән ел “Кибет” спектакле белән “Кече шәһәр театрлары” фестивалендә җиңүе һәм быел “Алтын битлек” тетар премиясенә дәгъва итүе – “Россия театр киңлегендә яшәргә тырышуының” мисалы.

Әлмәт татар театры репертуарында драматург Илгиз Зәйниевның дүрт пьесасы бар. Шуның берсе - театр репертуарында озак еллар барган “Амазонка” музыкаль комедиясе кичә соңгы мәртәбә күрсәтелде. Театр репертуарындагы ике спектакльне – Нәкый Исәнбәтнең “Качаклар”ы һәм Ярослава Пулиновичның “Син кая идең?” әсәрләрен Илгиз Зәйниев режиссер буларак чыгарган. Бер спектакльне - “Хыял йорты”н – Илгиз Зәйниев үз пьесасы буенча үзе куйган. Спектакль яшьләр өчен һәм артистлары да яшьләр. “Без “Хыял йорты”н чыгарганда рәхәтләнеп көненә 13-14әр сәгать эшләдек. Гомердә ул кадәр эшләгәнем юк иде. Беркем эх та димәде, рәхәтләнеп эшләделәр. Төн уртасы җитә, ә алар һаман прогон ясамакчы булалар. “Йокы булмагач, икенче көн югала”, дип, өйләренә куып кайтара идем”, - ди Илгиз Зәйниев.

  • Илгиз Зәйниев белән интервьюны “Интертат” электрон газетасыннан укыгыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100