news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Зәйниев курчакларның карантин вакытындагы тормышы турында мини-сериал төшерә

Театр артистлары социаль челтәрләр аша татар халык әкиятләрен дә укый башлаячаклар.

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәмәмтова). «Әкият» татар дәүләт курчак театры курчакларның карантин вакытындагы тормышы турында мини сериал төшерә башлаган. Бу хакта «Татар-информ»га театрның әдәби бүлек мөхәррире Дилия Шаязданова әйтте.

«Бу инсценировка нигезендә эшләнми, импровизация. Киләсе атнада беренче сериясен чыгарачакбыз», — диде ул.

Сериал театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев инициативасы белән, техник яктан театрның үз мөмкинлекләреннән чыгып эшләнә.

Театр артистлары социаль челтәрләр аша татар халык әкиятләрен укый башлаячаклар. Хәзерге вакытта әкиятләр сайлана. Алар татар телендә укылачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының массакүләм чараларны күчерү турындагы боерыгы нигезендә театрларда 15 апрельгә кадәр планлаштырылган барлык чара һәм спектакльләрне кичектерде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100