news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Зәйниев “Әкият” курчак театрында Әлфия Авзалова турында музыкаль спектакль куячак

Пьеса Әлфия Авзалованың тормыш һәм иҗат биографиясе нигезендә язылган, һәм анда Илһам Шакиров образы да булачак.

Илгиз Зәйниев “Әкият” курчак театрында Әлфия Авзалова турында музыкаль спектакль куячак
архив/Рамиль Гали, Салават Камалетдинов

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниев “Әкият” курчак театрында күренекле татар җырчысы Әлфия Авзалова турында музыкаль спектакль куячак. Хәзерге вакытта рәссамнар курчакларның эскизларын ясый башлаганнар. Бу хакта “Әкият” курчак театрының әдәби бүлек мөдире Дилия Шаязданова хәбәр итте.

Пьесаны Илгиз Зәйниев үзе язган, музыкаль спектакльне куярга да үзе алынган. “Пьеса Әлфия Авзалованың биографиясе һәм иҗат нигезендә язылды. Бу өлкәннәр өчен музыкаль спектакль булачак”, - диде Илгиз Зәйниев “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Музыкаль спектакльдә татарның бөек җырчысы Илһам Шакиров образы да булачак.

Театр билгеләп үткәнчә, премьера әле бу театр сезонында булмаска да мөмкин.

  • Илгиз Зәйниевның курчак театры белән беренче эше – Чаллы курчак театрында куелган “Сак-сок” спектакле “Алтын битлек” милли театр премиясе номинанты иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100