Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илгиз Зәйниев «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр «Мырау батыр» спектаклен куя
Нәкый Исәнбәт әсәре буенча җирән мәче турында спектакль моңа кадәр курчак театрында куелмаган.
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
«Хәзер минем Нәкый Исәнбәтнең „Мыраубай батыр“ әсәре буенча спектакль кую планлаштырылган. Әлегә аны театрда куймаганнар. Минем буын кешеләре өчен танылган балачак герое — Мырау батыр ул», — дип сөйләде «Татар-информ»га «Әкият» театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев.
Исәнбәт әсәрендә һәм шул исемдәге телемюзиклда тәрбияләнгән ата-аналарның балаларын спектакльгә алып килергә теләкләре булыр, дип саный сәнгать җитәкчесе.
Быел театрда рус телендә өч яңа спектакль — Барон Мюнхгаузен турында, «Алисә могҗизалар илендә» тамашалары һәм бәби-спектакль барлыкка киләчәк.
«Хәзер театр максималь әйләнештә эшли, болай эшләү мөмкин түгел. Тагын бер ел шулай эшләрбез дә һәм аннан соң әйләнешне киметәчәкбез. Безгә барлыгы 20-30 тирәсе спектакль җыярга кирәк, шуларның унысы инде әзер», — дип өстәде ул.
«Әкият» театры сәнгать җитәкчесе белән яңа театр лабораториясе, спектакльләр өчен сценарийлар һәм яңа проектлар турында интервьюның тулы версиясен Sntat.ru сайтында укыгыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз