news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Зәйниев: Казанда һәр шәхескә һәйкәл куйсак, һәйкәлләр арасында йөрергә калачакбыз

Кичә Туган тел көнендә Татарстан Президенты иҗади һәм фәнни татар интеллигенциясе белән очрашты.

Илгиз Зәйниев: Казанда һәр шәхескә һәйкәл куйсак, һәйкәлләр арасында йөрергә калачакбыз
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев шәхесләребезнең истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләсендә бик уйлап эшләргә кирәклеген әйтә. Ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән Туган тел көнендә Татарстан Президентының татар иҗат әһелләре белән очрашуында туган уйлары белән бүлеште.

«Очрашудан соң өлкәннәр үткәннәр белән яши дигән уй калды. Һәйкәлләр темасы, мәсәлән. Әлбәттә, мәдәни мирасны саклау темасы бик әһәмиятле. Әмма, минем фикеремчә, һәр язучыга һәйкәл куя башласаң, Казан зиратны хәтерләтә башлар кебек. Һәйкәлләр арасында йөрергә калабыз», - ди ул.

«Без әле ХХ гасыр башында иҗат иткән шәхесләребезгә һәйкәлләр куеп бетермәгән. Ә алтмышынчы-сиксәненче елларда нинди бөек язучылар булган! Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Рәшит Әхмәтҗанов, Мөхәммәт Мәһдиев, Нурихан Фәттах... Минемчә, ниндидер комплексмы, аллеяме, яр буемы булдырырга кирәк», - ди ул.

Илгиз Зәйниев, шәхесләргә музей-фатирлар ясау урынына, татар әдәбияты музее барлыкка китерергә дә, шунда язучылар өчен ниндидер павильоннар булдырырга кирәк дип саный. «Яңа китапханә төзелсә, анда да ниндидер үзәк ясап булыр иде. Уңда – Мәһдиев, сулда – Гыйләҗев, алгарак уздың – Зөлфәт... Балалар автобус белән киләләр дә, бөтенесен күреп кайталар», - ди ул.

  • Кичә Туган тел көнендә Татарстан Президенты иҗади һәм фәнни татар интеллигенциясе белән очрашты. Очрашу Илһам Шакиров исемендәге яңа концерт залы ачылыр алдыннан үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100