news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Зәйниев: Бүген курчак театрына килмәүчеләр иртәгә билет таба алмаска мөмкин

«Әкият» курчак театрында «Әкият-LAB» театраль лабораториясе үтте.

Илгиз Зәйниев: Бүген курчак театрына килмәүчеләр иртәгә билет таба алмаска мөмкин
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» курчак театрында Аркадий Гайдар, Владимир Маяковский һәм Муса Җәлил әсәрләрен курчак тамашасы теленә күчерү омтылышы ясалды. «Әкият-LAB» театраль лаборатория кысаларында совет әдәбияты классикасы буенча өч эскиз тәкъдим ителде.

«Әкият» курчак театрында «Әкият-LAB» театраль лабораториясе үтте. Спектакль эскизларын күренекле режиссер Руслан Кудашовның укучылары әзерләгән иде. Алты студент — Марина Хомутова, Алена Сотникова, Лидия Клирикова, Наталия Сальманович, Jisoo Kim һәм Choi Junhyng совет чоры әдәбияты классиклары темасына алынганнар.

Санкт-Петербургта укучы Көньяк Корея студентлары Jisoo Kim һәм Choi Junhyng Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» буенча эскиз әзерләгәннәр. Режиссер театрның өч артистын алган — Дилүс Хуҗәхмәтов, Ләйсән Миңнеәхмәтова һәм Нияз Садыйков. Җәлилнең нәни курчагын режиссер һәм рәссам үзе белән алып килгән. Дилүс Хуҗәхмәтовка эскизда драма артисты буларак уйнарга туры килде. Ул герой-шагыйрьнең рухын гәүдәләндерде.

«Әкият-LAB» курчак театры лабораториясенең сәнгать җитәкчесе Олег Лоевский һәм лаборатория эксперты Нияз Игъламов эскиз эшләрен уңай бәяләде. «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев эскизларның алдагы язмышы турында киңәшәчәкләрен әйтте. Эскизларның театр өчен бер селкенеп алу икәнлеген ассызыклап артистларның аз катнаша алганлыгына борчылу белдерде.

«Кызганыч, әле бөтен кеше дә безнең театрга килми. Без андыйлардан үч алачакбыз. Алар килергә теләрләр, ә безнең билетлар сатылып беткән булыр», — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100