news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Ханов: «Барлык диннәр гыйбадәтханәсе»ндә дөньяда тиңе булмаган ислам залы төзим

Киләчәктә биредә милли галерея булачак, Идел буенда яшәүче бөтен халыкларның сәнгатен чагылдырган күргәзмәләр оештырылачак.

Илгиз Ханов: «Барлык диннәр гыйбадәтханәсе»ндә дөньяда тиңе булмаган ислам залы төзим
Салават Камалетдинов

Рәссам Илгиз Ханов «Барлык диннәр гыйбадәтханәсе»ндә («Галәм гыйбадәтханәсе») дөньяда тиңе булмаган ислам залы төзүен әйтте.

«Галәм гыйбадәтханәсе»нә төрттереп төзелә торган залның диварлары күтәрелгән, гөмбәзе куелган. Пыяла түбә, тәрәзәләр урнаштырасы һәм эчке төзекләндерү эшләре башкарасы калган. Рәссам 2023 елның җәенә зал әзер булыр, дип өметләнә.

Илгиз Ханов

Фото: © Салават Камалетдинов

«Без хәзер дөньяда тиңе булмаган бик матур ислам залы төзү белән шөгыльләнәбез. Гөмбәзендә Аллаһның 99 исеме язылачак. Диварларын мозаика һәм керамика белән бизәргә татар рәссамнарын җәлеп итәчәкбез», - диде Илгиз Ханов.

Илгиз Хановның ярдәмчесе Фәрит Хәйруллин «Татар-информ» хәбәрчесенә ислам залы гыйбадәтханә түгел, ә музей буларак эшләнүен әйтте. Залны бизәргә танылган рәссам Хәмит Латыйпов та җәлеп ителәчәк. Фәрит Хәйруллин сүзләренчә, киләчәктә биредә милли галерея булачак, Идел буенда яшәүче бөтен халыкларның сәнгатен чагылдырган күргәзмәләр оештырылачак.

Фәрит Хәйруллин

Фото: © Салават Камалетдинов

Илгиз Ханов – ул Казанда «Барлык диннәр гыйбадәтханәсе»н төзегән Илдар Хановның бертуган энесе. Кичә автор үзенең «Илгиз Ханов шамаилләре һәм татар чибәрләре» китабын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100