Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Илгиз Халиков: Сугыштагы батырлык һәм куркаклык әдәбиятта да чагылыш таба

Филология фәннәре кандидаты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков фикеренчә, сугышның сәбәп һәм нәтиҗәләре, миллионнарча корбаннар биреп яулап алынган Җиңүнең кыйммәте, сугыштагы батырлык һәм куркаклык мисаллары - болар әдәбиятта төрле чорларда төрлечә чагылыш таба.
«Бу көннәрдә илебез халкы, бөтен дөньядагы тынычлык сөюче илләр-халыклар Бөек Ватан сугышында фашизмны Жиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Дүрт елга сузылган әлеге канлы сугышта 27 миллион кешенең гомере өзелә. Шуңа да ул ХХ гасырда халык хәтерендә тирән эз калдырган иң зур һәм әһәмиятле тарихи вакыйга булып тора. Татар әдәбиятында сугыш темасы чагылышы берничә чор-этап аша үтә»,- диде ул «Бөек Ватан сугышы әдәбиятта һәм публицистикада» дип аталган түгәрәк өстәл утырышында.
Аның әйтүенчә, ХХ гасыр ахырындагы иҗтимагый вакыйгалар тәэсирендә Бөек Ватан сугышының моңа кадәр билгесез дәлил һәм фактлары белән танышу мөмкинлеге туа һәм ул әдәби әсәрләрдә дә чагылыш таба.
«Аяз Гыйләҗевның «Яра», Нурихан Фәттахның «44нең май аенда», 3әки Зәйнуллинның «Үрләр аша», «Гарасатлы юллар», Айдар Хәлимнең «Паравыз кычкыртты», «Татар солдаты», шулай ук Кави Латыйпның «Үр арты үр», Әхәт Гаффарның «Кәфенгә кесә текмиләр», Марат Әмирханның «И кылган догам минем» һ.б. әсәрләрдә фронт һәм тыл тормышының әлегәчә сурәтләнмәгән яклары ачыла», - диде институт директоры.
Ул ХХІ гасыр башында бу темага багышланган яңа әсәрләр барлыкка килүен, аларда авторлар узган гасырның иң масштаблы һәм рәхимсез сугышы вакыйгаларын фәлсәфи ноктадан бәяләү омтылышы ясавын әйтте.
«Рафис Корбанның «Ватан», 3өлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» кебек әсәрләрендә сугыш халык фаҗигасе буларак ачылып, фронт һәм тыл күренешләре батырлык һәм куркаклык, фидакярлек һәм икейөзлелек, намус һәм хыянәт антиномияләре аша сурәтләнә. Кеше психологиясен, геройларның әхлакый йөзен ачу, бәяләү алгы планга чыга», - диде Илгиз Халиков.
Институт директоры татар әдәбият фәнендә сугыш темасы белән бәйле әсәрләрне Гази Кашшаф, Рафаэль Мостафин, Рифат Сверигин, Фәрваз Миңнуллин, Фоат Галимуллин, Тәлгат Галиуллин, Ринат Мөхәммәдиев, Дания Заһидуллина һ. б. төрле планда тикшереп бәяләвен искәртте.
«Бүген безнең алда сугыш турындагы әсәрләрне әдәбият белеменең казанышлары югарылыгыннан тикшерү, жанрга бәйле яңа эчтәлек тудыру, милли характер, конфликт чишелеше, аеруча сугыш хәлләрен әхлакый-фәлсәфи һәм гуманизм принцибы ноктасыннан бәяләү бурычы тора», - диде ул чыгышында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз