news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илгиз Халиков: Каюм Насыйри татар мәгърифәтчелек фикере формалашуга зур йогынты ясаган

Илгиз Халиков: Каюм Насыйри татар мәгърифәтчелек фикере формалашуга зур йогынты ясаган
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанда күренекле галим Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни форум башланды. Чараны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештыра. Бу хакта «Миллиард.Татар» сайты хәбәр итә.

Фәнни-гамәли семинар эшендә Мәскәү, Казан, Уфа, Нальчик, Махачкала, Чабаксар, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән, шул исәптән Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан галимнәре катнаша.

Г.Ибраһимов исемендәге Тарих, тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков сүзләренчә, форумның оештыру комитеты адресына кыска вакыт эчендә 100дән артык гариза килгән, бу халыкара җәмәгатьчелекнең мәгърифәтчелек мәсьәләләренә, галимнең эшен дәвам итүчеләргә, шулай ук мәдәниятара диалог проблемаларына карата фәнни кызыксынуы зур булуын күрсәтә.

Форум кысаларында галимнәр чорның тарихи-мәдәни контекстында бөек татар галименең фәнни-агарту эшчәнлеге, XIX гасырның икенче яртысындагы мәгърифәтчелек хәрәкәте призмасы аша милли телләрнең үсеше, шулай ук төрки халыклар әдәбиятында мәгърифәтчелек тенденцияләре, туган телләрне һәм мәдәниятләрне өйрәнүдә традицияләр һәм заманча алымнар турында фикер алышачак.

«Каюм Насыйри татар мәгърифәтчелек фикере формалашуга, ә алга таба җәдитчелек кебек алдынгы хәрәкәткә дә сизелерлек йогынты ясаган. Аның иҗади мирасы заман сынауларына бирешмәгән һәм ул бүгенге көнгә кадәр актуальлеген саклап кала. Насыйриның тел, фольклор, журналистика, тарих, этнография, мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеген өйрәнү үзе үк дисциплинаара алымнар таләп итә», - дип белдерде Халиков.

news_right_1
news_right_2
news_bot