news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Халиков: Фәнни юнәлештә Тукай исемен мәңгеләштерүдә әле шактый эшләр башкарасы бар

Тукай әдәби музеенда «Тукай фәне: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге» дигән түгәрәк өстәл узды. Филология фәннәре кандидаты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков әле шактый эшләр башкарыласы бар икәнлеген искәртте.

Илгиз Халиков: Фәнни юнәлештә Тукай исемен мәңгеләштерүдә әле шактый эшләр башкарасы бар
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Фәнни юнәлештә, бигрәк тә, татар гуманитар фәне өлкәсендә фундаменталь хезмәтләр белән тәэмин итү мәсьәләсендә безнең институт, традицияләрне исәпкә алып, шушы эшне дәвам итә. Госман Хәбибуллинны искә алу, аның исемен мәңгеләштерү – зур хезмәт.

Фәнни юнәлештә Тукай исемен мәңгеләштерүдә әле шактый эшләр башкарасы бар. Әмма бу эш музей хезмәткәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм галимнәр белән бергәләп алып барылырга тиеш. Шуңа күрә киләсе ел бик җаваплы, шундый конференцияләр үткәреп, беренче саллы адымнарны ясый башладык.

Мәшһүр шагыйребезнең 140 еллыгында халыкара дәрәҗәдәге зур конференцияләр үткәрелер, дип өметләнәм, без моңа әзерлекне башладык. Әлеге конференция кысаларында хезмәтләребезне тәкъдим итәчәкбез. Кулга-кул тотынышып эшләргә язсын», – ди ул.

Түгәрәк өстәлдә яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100