news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Шәйхразиев, Гөлназ Батталова һәм башкалар кышкы паркта концерт куя

Концерт Аксенов паркында була һәм 16.00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Парклар кышы” яңа ел программасы бүген Аксенов скверында Yummy Music лейблы музыкантларын тәкъдим итә.

Яңа татар музыкасы концертында Илгиз Шәйхразиев, Гөлназ Батталова, K-Ru һәм башкалар чыгыш ясаячак. Гөлназ Батталованы тамашачы Радик Юльякшин белән башкорт телендә дуэт җырлаганын хәтирлидер, K-Ru - рэп җырчысы Мәдәни Рөстәм. Ә Илгиз Шәйразиев инде икенче ел рәттән “Үзгәреш җиле” татар җыры фестиваленең иң хәтердә кала торган җырчыларының берсе.

Концерт 16.00 сәгатьтә башлана.

Искәртеп үтәбез, 22 декабрьдә “Парклар кышы” яңа ел программасы старт алды һәм ул 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Программаны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Парклар һәм скверлар дирекциясе оештыра. Программада Франциядән урамда тамаша куючы Remue Menage театр коллективы һәм Мәскәүдән «Высокие Братья» клоунада театры катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100