news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Шәйхразиев Американың Карнеги холл залында «Бормалы су»ны җырлаячак

«Үзгәреш җиле» татар җыры фестивалендә катнашучы Чаллы егете Илгиз Шәйхразиев АКШ ка гастрольгә җыена.

Илгиз Шәйхразиев Американың Карнеги холл залында «Бормалы су»ны җырлаячак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Илгиз Шәйхразиев Америкада яшәүчеләрне татар эстрадасы белән таныштырырга ниятли. Чаллы егете Американың Карнеги холл залында «Бормалы су»ны җырлаячак. Ә дусты Мәкъсүт Юлдашев белән «Ашхабад» җырын башкарачак. Бу турыда «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә.

«Үзгәреш җиле» татар җыры фестивалендә катнашучы Чаллы егете Илгиз Шәйхразиев АКШка гастрольгә җыена. Ул Татарстан делегациясе составында Нью-Йорк шәһәрендә өч меңгә якын тамашачы сыйдырышлы Карнеги холл залында чыгыш ясаячак. Программаны театр һәм кино актрисасы Чулпан Хаматова алып барачак.

Җырчы «Челнинские известия» газетасына Яңа елны ничек үткәрүе турында сөйләгән.

«Традиция буенча артистлар бәйрәмнәрдә эшли. Узган еллардан аермалы буларак, быел ял иттем. Гаиләм белән булдым. Хәким һәм Гаяз исемле ике улым бар. Берсенә 5 яшь, икенчесенә 2 яшь. Алар кечкенә булуга карамастан, музыка белән кызыксына. Улларым да җырчы булыр дип куркам, җырчының хезмәте авыр», — диде Илгиз Шәйхразиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100