news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Шәкүров төрмә тормышы турында видеорепортаж тәкъдим итә

“Илгиз ил гизә” проектының яңа чыгарылышы Казанның 19нчы төзәтү колониясендә төшерелгән.

Илгиз Шәкүров төрмә тормышы турында видеорепортаж тәкъдим итә
tatar-inform

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). «Интертат» электрон газетасының махсус проекты «Илгиз ил гизә» видеоблогының яңа чыгарылышы әзер булды. Ул Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 19нчы төзәтү колониясендә төшерелгән. Видеоблогны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында карарга мөмкин.

  • 19нчы төзәтү колониясенең тарихы 1958 елга ук барып тоташа. Хәзерге көндә анда меңнән артык хөкем ителүче җәза үти. Алар барысы да куркыныч рецидив белән берничә тапкыр кулга алынучылар.

Проект авторы видеоблогта төрмә тормышы белән таныштыра: хөкем ителүчеләрнең көн дәвамында нәрсәләр белән шөгыльләнүе, аларның яшәү шартлары, төзәтү колониясе территориясендә нәрсәләр барлыгы һ.б. Илгиз Шәкүров шулай ук наркотиклар ташу өчен хөкем ителүче белән әңгәмә дә кора.

"Илгиз ил гизә" проектының барлык чыгарылышлары биредә: https://intertat.tatar/ilgiz/.

  • “Илгиз ил гизә” - татар телендәге беренче мәгълүмати-күңел ачу видеоблогы. Ул “Интертат” электрон газетасы тарафыннан гамәлгә куела. Видеоблог авторы һәм алып баручысы - журналист Илгиз Шәкүров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100