news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Шәйхразиев татар халык җырларын заманчага үзгәртеп җырлауның әһәмиятен әйтте

Җырчы Илгиз Шәйхразиев татар халык җырларын заманчага үзгәртеп җырлауның әһәмиятен әйтте. Ул «ISTELEK» иҗади берләшмәсенең фолк-фьюжн юнәлешендәге концертлар проектында катнашачак.

Илгиз Шәйхразиев үзенең төрле жанрларда эшләвен – татар халык җырлары башкаруын, эстрада, рок, рэп юнәлешендә дә җырлаганын искәртте.

«Университетта ук мин татар халык җырлары бик фәлсәфи икәнен аңладым. Анда бик күп фикер, безнең халык буыннан буынга бик тирән уйланган. Аутентик башкаруда ул башка телдә дә яңгыраган кебек. Кайчак яшь буын ата-бабаларыбыз җыр аша нәрсә әйтергә теләгәнен аңламый да. Без, шушы проектта катнашучы музыкантлар, шул җырларны аңлаешлы итеп җиткерергә тырышабыз», - диде Илгиз Шәйхразиев.

Аның фикеренчә, халык җырларын заманча стильдә үзгәртебрәк җырласаң, яшьләр ул җырларны яратып, үзенә сеңдерә алачак. «Студент вакытта халык җырлары дөньясы белән танышып, фикерне җыр аша белдереп булуына инандым. Миңа шушы проектта катнашуны тәкъдим иткәч, онытылган халык җырларын заманча музыкаль телдә тыңлаучыларга җиткереп булу турында уйлана башладым», - дип белдерде җырчы.

Шул ук вакытта җырчы яшьләрне шулай заманча стиль аша халык җырларын тыңлауга җәлеп итү ул әле җырларның элекке башкарылуын оныттыру дигән сүз түгел, дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100