news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илгиз Шәйхразиев: «Идел» журналы яңарып, яшь укучыларны шаккаттырып торырга тиеш

Илгиз Шәйхразиев: «Идел» журналы яңарып, яшь укучыларны шаккаттырып торырга тиеш
Салават Камалетдинов

Җырчы, автор-башкаручы Илгиз Шәйхразиев «Идел» журналының яңа саны турында фикерен әйтте.

«Журналның яңа саннары, чынлап та, яңа сулыш өрелгән кебек тоелды. Чөнки яшьләргә кызык булу өчен шаккаттырып торырга кирәк. Яшь кеше дә бит әлеге дөньяны көн саен ача, аның өчен бар да кызык. Яшь укучылар белән журнал да үзгәреп, яңарып, яшь укучыларны шаккаттырып торырга тиеш», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул «Идел» журналын балачагында укып үскән. «Идел» журналы диюгә, минем күз алдымда Чаллы шәһәрендәге өебез күз алдына килеп баса. Ул вакытта миңа 13-14 яшь. Безнең өйдә бер киштә тулы «Идел» журналлары. Яңа журналның исе өйгә тарала иде. «Идел» журналының яңа санын тәкъдим итү кичәсендә үземне яшьләр белән бер дулкында хис иттем», - дип сөйләде Илгиз Шәйхразиев.

«Соңгы елларда үзгәрешләр сиздем дип уйламыйм. Чөнки «Идел» журналының үзенең бренды, йөзе бар һәм бу редакция коллективы шул юлдан нык, төз бара», - диде җырчы.

news_right_1
news_right_2
news_bot