news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгизәр Зарипов: Хәзер барлык урман хезмәтләре цифрлы форматка күчте

Ул цифрлаштыру турында сөйләп, махсус сервис киселгән, корыган урыннарны, урманнарда законсыз объектларны, законсыз карьерларны күрсәткәнен әйтте.

Илгизәр Зарипов: Хәзер барлык урман хезмәтләре цифрлы форматка күчте
Гөлнар Гарифуллина

(Кукмара, 3 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда барлык урман хезмәтләре цифрлы форматка күчте. Республика урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Кукмарада Лубян урман техник көллиятендә журналистларга шул хакта әйтте.

Бүген биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында урман хуҗалыгы белән идарә органнарының 100 еллыгына багышланган тантана уза. Чарада РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Сергей Аноприенко, федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников катнашуы көтелә.

«Цифрлы технологияләргә зур игътибар бирелә. Безнең урман карталары һәм планшетларын вектор форматка күчерү эше төгәлләнде. Без аны Татарстан геопорталы белән берләштердек», — диде Илгизәр Зарипов. 

Ул быел урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру бурычы өстенлекле итеп куелганын әйтте. «11 дәүләт хезмәте, 1 сентябрьгә алтысын цифрлаштыру бурычы торган иде, без алгарак киттек. Юбилей датасына дәүләт хезмәтләрен 100 процент дәрәҗәдә цифрлаштырдык», — дип белдерде.

Илгизәр Зарипов сүзләренчә, цифрлы нигездә эшләү министрлыкның административ бинасына килеп йөрүдән азат итә. Бу яшь белгечләргә ярдәм программасы, урман реестрыннан выписка алу, шәхси ихтыяҗлар өчен урман үсентеләрен сату-сатып алу килешүләрен төзү һәм башка хезмәтләр.

Урманчы инспекторлар цифрлаштыру ярдәмендә урман үзгәрүен ачыклаучы сервистан файдалана. «Сервис кичәге һәм бүгенге фотоларны чагыштырып анализ ясарга мөмкинлек бирә, ясалма интеллект системасы кертелгән, система федераль урман фонды җирләрендәге үзгәрешләрне, әйтик, система киселгән, корыган урыннарны, урманнарда законсыз объектларны, законсыз карьерларны күрсәтә», — дип сөйләде Илгизәр Зарипов.

Республика Президенты чара кысаларында уза торган урман хуҗалыгы күргәзмәсен карады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100