news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгизәр Бариев: Чаллыда коронавирус белән авыручылар арасында хатын-кызлар күбрәк

Чаллының баш санитар табибы сүзләренчә, вазгыять җитди булуга карамастан, шәһәр халкының күбесе битлек кию режимына игътибар итми.

Илгизәр Бариев:  Чаллыда коронавирус белән авыручылар арасында хатын-кызлар күбрәк
Набчелны.ру

(Чаллы, 22 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда Covid-19 инфекциясен йоктырып авыручылар арасында хатын-кызлар саны ир-атларга караганда күбрәк. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев хәбәр итте.

Пандемия башланганнан бирле шәһәрдә яңа коронавирус инфекциясенең 880 очрагы ачыкланган, бу 100 мең кешегә 164,6 кеше туры килә. Авыручылар арасында хатын-кызлар 461 кеше, бу - авыручыларның 52,4 проценты һәм ир-атлар 419 кеше (47,6 процент) тәшкил итә.

59 пациент медицина күзәтүендә тора, 6 820 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле Роспотребнадзор үз-үзеңне изоляцияләү турында 4 233 күрсәтмә биргән, 711 күрсәтмә инфекция учакларын эшкәртү турында бирелгән.

Бариев сүзләренчә, вазгыять җитди булуга карамастан, шәһәр халкы битлек кию режимына игътибар итми. «Хастаханә койкасына эләккән кешеләр соңыннан: „Әгәр шулкадәр кыен буласын белсәм, битлек киеп йоклаган да булыр идем...“ - диләр. Һәр нәрсәгә үз тәҗрибәң аша килергә кирәкмени... Бары тик санитар таләпләрне генә үтәргә кирәк», - диде шәһәрнең баш санитар табибы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100