Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илгиз Мөхетдиновның беренче клибын төшергәндә машина шартлатканнар
Клип июль аенда Биектау районындагы авылда төшерелгән.
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында «ХЫЯЛ» продюсерлык үзәге яшь артисты Илгиз Мөхетдиновның беренче клибы тәкъдим ителде. Клип төшергәндә йөреп торган машинаны шартлатканнар.
Клипта машина таудан төшеп китә һәм шартлый. Продюсер Нияз Сабиров ул күренешне төшерү процессы турында сөйләде.
«Машина иске түгел иде — йөри торган, 2012 елгы Иран машинасы. Без аны сатып алдык. Машина шартлатуны төшерү җиңел түгел, анда пиротехника белән эшләүчеләр, администрация, Эчке эшләр министрлыгы, ашыгыч ярдәм хезмәтләре белән бергә эшләргә кирәк», — дип сөйләде ул.
Аның сүзләренчә, клип июль аенда Биектау районындагы авылда төшерелгән. Машинаны тау башына авыл халкы белән бергә этеп менгергәннәр. «Бер дубльдан төшерергә кирәк иде, аның өчен безгә 20 минут вакыт бирелде. Янгын куркынычсызлыгы иң мөһиме иде. Без, берничә көн алдан кайтып, волонтерлар белән бергә таудагы үләнне чабып чыктык, траншея казыдык, су сибеп куйдык. Министрлык хезмәткәрләре барысын да тикшерде», — ди ул.
Режиссер Артем Дубинин сүзләренчә, клип төшерүдә иң авыры кыска вакытка сыешу булган, клип ике тәүлек төшерелгән. Режиссерның кыска метражлы фильмнар төшерүдә тәҗрибәсе булган, бу — беренче клибы.
Җырчы Илгиз Мөхетдинов авыл халкына рәхмәтле булуын әйтте. «Без — яшьләр. Барысын да үзебезнең йөрәк аша үткәрәбез. Бу очракта булдыра алырбызмы икән дип, үзебезне сынап карадык», — ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз