news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Илгиз ил гизә» проектының яңа чыгарылышы Ваһапов фестивале йолдызларына багышлана

Чыгарылышта җырчыларның иҗатлары белән беррәттән шәхси тормышлары турында да сүз бара.

«Илгиз ил гизә» проектының яңа чыгарылышы Ваһапов фестивале йолдызларына багышлана

(Казан, "Татар-информ", 5 март). «Интертат» электрон газетасының махсус проекты «Илгиз ил гизә» видеоблогының яңа чыгарылышы Ваһапов фестивале йолдызлары концертында төшерелгән. Проект авторы Илгиз Шәкүров җырчылар белән иҗат һәм шәхси тормыш турында сөйләшкән. Видеоблогны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында карарга мөмкин.

Билгеле булганча, Ваһапов фестивале йолдызлары дүртәү: Айсылу Габдинова, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов һәм Рәнис Габбазов. Аларның Казанда узган чираттагы концертында Азат Абитов Гөлсирин Абдуллинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. «Илгиз ил гизә»нең яңа чыгарылышында әлеге һәм башка мизгелләрне күрергә була.

«Илгиз ил гизә» проектының барлык чыгарылышларын сылтама аша карый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100