Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Илгиз ил гизә» проектының яңа чыгарылышы хәер сорашучылар турында
Чыгарылышта берничә язмыш тарихы сөйләнелә.

(Казан, 14 март, "Татар-информ".) «Интертат» электрон газетасының махсус проекты «Илгиз ил гизә» видеоблогының яңа чыгарылышы хәер сорашучылар турында. Казан урамында хәер сорашучылар проект авторы Илгиз Шәкүровка үз язмышларын сөйләгән. Видеоблогны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында карарга мөмкин.
Үзләрен Альберт Миңнуллин, Марат, Шамил Сәфәров дип таныштыручы кешеләр Казан үзәгендә гармунда һәм җырлый торган тартмада уйныйлар. Бу - әлеге ир-атларның бердәнбер тамак туйдыру чарасы. Хәер сорашырга төрле сәбәпләр мәҗбүр итә: кемнеңдер сәламәтлеге чикле, кемнеңдер хыяллары чынга ашмаган. Видеоблогта аларның бер көнгә күпме акча эшләве, гаиләләре, бер-берсе арасындагы конкурентлыгы турында да сүз бара.
«Илгиз ил гизә» проектының барлык чыгарылышларын сылтама аша карый аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз