news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Илгиз ил гизә» проектының яңа чыгарылышы элмә такталар һәм бина атамаларына багышланган

Яңа чыгарылыш «Татар башкаласы татарча беләме?» дип атала.

«Илгиз ил гизә» проектының яңа чыгарылышы элмә такталар һәм бина атамаларына багышланган
скриншот видео

(Казан, 24 апрель, "Татар-информ"). «Интертат» электрон газетасының махсус проекты «Илгиз ил гизә» видеоблогының яңа чыгарылышы әзер булды. Видеоблогны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында карап була. Яңа чыгарылыш «Татар башкаласы татарча беләме?» дип атала.

Видеода проект авторы Илгиз Шәкүров Казан үзәгендәге элмә такталарга һәм бина атамаларына күзәтү ясый, алардагы хаталарны барлый.

– Башкалада Татарстанның ике дәүләт теле дә тигез кулланыламы?
– Бауман урамында ничә бинаның атамасы татарча язылган?
– Хаталы элмә такталарны төзәтергә җыеналармы?
Чыгарылышта әлеге һәм башка сорауларга җавап табарга мөмкин.

«Илгиз ил гизә» проектының барлык чыгарылышларын сылтама аша карый аласыз.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot