news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Илгиз ил гизә” проектының яңа чыгарылышы “Бәрәңге җанашым” бәйрәме турында

“Бәрәңге җанашым” бәйрәме, яки бәрәңге-fest Казанда беренче тапкыр уздырылды.

“Илгиз ил гизә” проектының яңа чыгарылышы “Бәрәңге җанашым” бәйрәме турында

(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). «Интертат» электрон газетасының махсус проекты «Илгиз ил гизә» видеоблогының яңа чыгарылышы әзер булды. Видеоблогны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында карарга мөмкин.

"Бәрәңге җанашым” бәйрәмен Казанда беренче тапкыр Г.Тукай әдәби музее оештырды. Бәйрәм Габдулла Тукайның әсәрләре нигезендә әзерләнгән иде. Чөнки бөек шагыйрь әсәрләрендә бәрәңге образына берничә тапкыр мөрәҗәгать итә.

Видеоблогта бәйрәмнең иң кызыклы мизгелләрен күреп була: татарча сөйләшүче кытай студентлары, бәрәңгенең төп дошманы - колорадо коңгызы белән бәйле уеннар, бәрәңгедән пешерелгән иң зур ризык - болар барысы да видеода. Яңа чыгарылышта Г.Тукай әдәби музее белән дә танышырга мөмкин.

"Илгиз ил гизә" проектының барлык чыгарылышлары биредә: https://intertat.tatar/ilgiz/.

  • “Илгиз ил гизә” - татар телендәге беренче мәгълүмати-күңел ачу видеоблогы. Ул “Интертат” электрон газетасы тарафыннан гамәлгә куела. Видеоблог авторы һәм алып баручысы - журналист Илгиз Шәкүров.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100