news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Хәйруллин ТР Иҗтимагый палатасы рәисе итеп сайланды

ТР Иҗтимагый палатасы өченче составының беренче утырышында аның җиде әгъзадан торган Советы сайланды

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар–информ”, Сергей Семеркин). Бүген ТР Дәүләт Советында ТР Иҗтимагый палатасы яңа составының беренче утырышы узды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең кереш сүзендә гражданлык җәмгыятен форамалаштыруда Иҗтимагый палатаның мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, палатаның яңа составына кыен шартларда эшләргә туры киләчәк. Иҗтимагый палатаның өченче составы, ике елга сайланган элеккеге составлардан аермалы буларак, өч ел эшләячәк. Палатаның составы 50 процентка яңарды. Аңа югары квалификацияле кешеләр керде.
Татарстан парламенты спикеры фикеренчә, ТР Иҗтимагый палатасы алдында быел тәкъдим ителәчәк мәгариф системасын реформалаштыру буенча киң колачлы Президент программасына экспертиза үткәрү бурычы тора. Шулай ук палатага җәмгыятьне тирән борчыган коррупция проблемасына игътибар юнәлтергә кирәк. Аңа каршы бары тик җәза бирү чаралары белән генә көрәшергә мөмкин. Киң иҗтимагый яңгыраш тудырырга, хакимият һәм җәмгыять арасында туры элемтә булдырырга кирәк. Моннан тыш, палатага хокук яклау эшчәнлеген, гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләүне дәвам итү зарур.
“Иҗтимагый палата ачык эшләргә тиеш”, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. Аның сүзләренә караганда, Иҗтимагый палатага гаммәви мәгълүмат чаралары белән эшне көчәйтергә кирәк. Үз чиратында, Дәүләт Советы ягыннан Иҗтимагый палата белән тыгыз хезмәттәшлек дәвам итәчәк.
Утырышта ТР Иҗтимагый палатасының җиде әгъзадан торган Советы сайланды. Аңа түбәндәгеләр керде: Казан дәүләт финанс–икътисад институты ректоры Шамил Вәлитов, “Фатыйма” хатын–кызлар кризис үзәге” Коммерцияле булмаган партнерлыгы Советы әгъзасы, хәйрия программасы координаторы, ТР Сәүдә–сәнәгать палатасының идарә рәисе урынбасары Татьяна Забегина, ТР Профсоюзлар федерациясе президиумы әгъзасы, “КАМАЗ” ААҖ профсоюз комитеты рәисе Гомәр Нуретдинов, ТР буенча “Зенит банкы” ААҖ идарә рәисе киңәшчесе, “ТР Журналистлар берлеге” иҗтимагый оешмасы әгъзасы Илгиз Хәйруллин, Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры киңәшчесе Владимир Шевчук, “Таттелеком” ААҖнең персонал белән идарә итү буенча генераль директор урынбасары Татьяна Юшканцева, “И.Н.Ульянов исемендәге чуаш дәүләт университеты” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе вәкиллеге директоры Константин Яковлев.
Бүген ТР Иҗтимагый палатасы Советының беренче утырышы булды, анда палата рәисе сыйфатында Илгиз Хәйруллинның кандидатурасы тәкъдим ителде. Иҗтимагый палата әгъзалары ачык тавыш бирү юлы белән Илгиз Хәйруллинны рәис итеп сайлады. Татьяна Забегина һәм Гомәр Нуретдинов рәиснең урынбасарлары итеп билгеләнде.
Илгиз Хәйруллин үз чыгышында күрсәткән ышанычлары өчен ТР Иҗтимагый палатасы әгъзаларына рәхмәт әйтте һәм палатаның яңа составы үз алдына куелган бурычларны уңышлы үтәячәгенә өмет белдерде.
Искәртеп узабыз, ТР Иҗтимагый палатасы җәмәгать оешмаларының 60 вәкиленнән оештырылган, аларның 20 се – ТР Президенты Указы, 20 се – ТР Дәүләт Советы Карары нигезендә игълан ителгән, тагын 20 сен Иҗтимагый палата үзе атаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100