news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Фәхриев: Максат үзгәрмәде – һәр уенда җиңәргә кирәк

Команданы Европа кубогы зонасыннан 5 очко гына аерып тора.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Казанның «Рубин» футбол клубы Күзәтү советы рәисе һәм спорт директоры Илгиз Фәхриев бүген каләм әһелләре белән очрашып, матбугат конференциясе вакытында сезонның беренче өлешенә нәтиҗә ясады, алга куелган бурыч-максатлар белән таныштырды.

«Башкарылган эштән канәгать калучылар аз була торгандыр ул. Чемпионатның беренче өлешендә безнең дә башкарылган эшләр дә, җитешсезлекләр дә булды. Ләкин безнең яңа «Рубин» төзү буенча сайлаган юнәлеш – дөрес.Башкарылган эш сезонның икенче өлешендә үз нәтиҗәсен бирәчәгенә өметләнәм һәм ышанам. Дөрес юлдан атлыйбыз. Россия кубогында мөмкинлекләребез яхшы, чемпионатта Европа кубогы зонасыннан биш очко гына артта барабыз. Язын сезонның беренче өлешенә караганда яхшырак чыгыш ясаячагыбызга өметләнәм», – диде Фәхриев. 

Илгиз Фәхриев сүзләренчә, команда алдына куелган максатлар үзгәрешсез калган.
 
«Без һәр уенда җиңү максатын куеп уйнаячакбыз. Уенчылардан тигез исәпкә уйнауларын сорамабыз бит инде. Баш тренер Хавьер Грасия әйтүенчә, команда яхшы хәлдә. Һәм без моны 1 мартта күрергә тиешбез. Безне Европа кубогы зонасыннан биш очко гына аерып торуын онытмаска тиешбез», – диде клубның спорт директоры.
 
Исегезгә төшерәбез, 1 мартта «Рубин» футболчылары Казанның Үзәк стадионында Новосибирскиның «Сибирь» командасы белән очраша. 15:00 сәгатьтә башланачак матч Россия кубогы 1/4 финал раунды кысаларында үтә.
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100