Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илфир Якупов ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры итеп билгеләнде
Илфир Якупов Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры итеп билгеләнде. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының МАКСтагы рәсми каналы хәбәр итә.
Ведомство хәбәр иткәнчә, Илфир Якупов – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты. Ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының театр сәнгате буенча әйдәп баручы белгеченнән һәм ТР Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры ярдәмчесеннән алып Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры вазифасына кадәр юл итте. Әлеге билгеләнүгә кадәр театрның беренче директор урынбасары һәм сәнгать җитәкчесе булып эшләде.
Юрий Жуков хезмәт килешүе срогы тәмамлану сәбәпле директор вазифасындагы эшен төгәлләде. Аның казанышларын тану йөзеннән ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.
ТР Мәдәният министрлыгы Юрий Жуковка республика сәнгатенә һәм мәдәниятенә 20 елдан артык хезмәт иткәне өчен рәхмәт белдерде һәм Илфир Якуповны билгеләнүе белән котлады.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз