news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илфир Якупов Театр елы тамашачылар өчен игълан ителә дигән фикердә

"Театрлар өчен бу гадәти эш елы", - ди Г.Камал театры директоры.

Илфир Якупов Театр елы тамашачылар өчен игълан ителә дигән фикердә
архив/Салават Камалетдинов
(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Локманова). Театр елы, беренче чиратта, тамашачылар өчен игълан ителә. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган "түгәрәк өстәл" барышында шул хакта белдерде. Чара Театр елына багышлана. 
 
"Безнең ел саен - Театр елы. Бу бигрәк тә театр сәнгатенә тамашачыларны, җәмгыятьне җәлеп итү максатыннан игълан ителә. Безнең өчен ул елдагыча эш", - диде Илфир Якупов. 
 
"Россия күләмендә Театр елы игълан итү театрлара өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк. Әмма тукталып калырга кирәкми, аны дәвам итәргә кирәк", - ди Г.Камал театры җитәкчесе. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100